Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан Кремле: Эшкә чыгу өчен белешмәнең яңа форматы кертелү турында хәбәр - фейк

Ялган мәгълүматны мессенджерлар һәм социаль челтәрләрдә тараталар.

20 апрельдән урамнарда массакүләм тикшерүләр турындагы имеш-мимешләр кебек үк, үзизоляция чорында эшкә чыгу өчен белешмәнең форматы үзгәрү хакындагы хәбәр дә — ялган. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова социаль челтәрдә таралган хәбәрне фейк дип атады.

«WhatsApp мессенджерында таратылган хәбәр — беренче сүзеннән соңгы сүзенә кадәр ялган. Аның авторлары үзләренең шәхси мәнфәгатьләрен кайгыртадыр, мөгаен. Республика халкын коткыга бирелмәскә, тынычлыкны һәм үзләрен сакларга чакырабыз», — диде Галимова.

«Татарстанда 20 апрельдән хезмәткәрләргә бирелгән барлык белешмәләр үз көчен югалтачак», дигән хәбәр социаль челтәрләрдә чыккан иде. Белешмәнең яңа формасында, имештер, хезмәткәрнең кайчан эш урынында булырга тиешлеге турындагы боерыкның номеры һәм датасы, эшнең башлануы һәм тәмамлануы билгеләнгән эш графигы, хезмәткәрнең яшәү һәм эш урыны адресы, шулай ук машинасының маркасы һәм номеры күрсәтелергә тиеш.

Ялган хәбәр таратучылар, янәсе, ТР Президенты тарафыннан бирелгән йөкләмәгә сылтама ясый һәм хәтта Рөстәм Миңнехановның чынлыкта әйтмәгән сүзләрен дә китерә. Бу хәбәрдә Татарстан Президенты исеменнән «Муниципалитет башлыкларын һәм предприятие җитәкчеләрен җитди кисәтеп куям: әгәр дүшәмбегә кадәр яңа белешмәләргә бәйле вазгыятьне җайга салмыйсыз икән, хезмәткәрләрегез штраф түләячәк», дип язалар.

Моннан тыш, ялган хәбәрдә әйтелгәнчә, дүшәмбедән Татарстан шәһәрләре һәм бистәләрендә җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләрнең яңа үрнәктәге белешмәләре булу-булмавын тикшерә башлаячаклар. «Боларның барысы да — ялган», — дип искәртте Лилия Галимова.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев