Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан мэриясе Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәлен булдыруга 28,6 млн сум акча бирәчәк

Бөек татар мәгърифәтчесе монументы ел ахырына кадәр Шиһабеддин Мәрҗани һәм Зәйни Солтан урамнары кисешкән урында урнаштырылачак.

Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты бөек татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанига һәйкәл кую өчен 28,6 млн сумга тендер игълан итте. Тәкъдим ителгән акчага подрядчы һәйкәл ясап урнаштырырга тиеш. Тиешле белдерү дәүләт сатып алулары рәсми порталында урнаштырылган.

Белдерүнең техник биремендә бәйге җиңүчесе, монументны урнаштырудан тыш, аның тирә-ягын да төзекләндерергә тиешлеге күрсәтелгән.

Бөек татар мәгърифәтчесе монументы ел ахырына кадәр Шиһабетдин Мәрҗани һәм Зәйни Солтан урамнары кисешкән урында урнаштырылачак. Барлык эшләр дә быел 31 декабрьгә төгәлләнергә тиеш.

Шул ук вакытта, эш барышында, әлеге мәйданда җәяүлеләрнең куркынычсыз даими хәрәкәте тәэмин ителергә тиеш, диелгән таләпләрдә.
 

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев