“Казан” милли-мәдәни үзәгенең оригиналь фасадын яңартачаклар
Хәзерге вакытта иске туфны сүтеп, яңасына алмаштыру эшләре башкарыла.
“Казан” милли-мәдәни үзәге бинасында реконструкция эшләре барышында аның оригиналь фасадын яңартачаклар. Бу хакта “Татар-информ”га республика Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
“Объект сакланачак, хәзерге вакытта иске туфны шундый ук яңасына алмаштыру эшләре бар”, - диделәр ведомствода.
Үзәк бинасы В. И. Ленинның Үзәк музее филиалы өчен 1988 елда төзелгән. Бинаның проектын танылган архитектор Анатолий Полянский эшләгән. Ул совет модернизмы рухында, кызыл туфтан төзелгән.
- “Казан” Милли-мәдәни үзәген реконструкцияләү 2020 елның III кварталында төгәлләнәчәк. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең китаплар саклау бинасы проекты белән ГУП “Татинвестгражданпроект” проект шөгыльләнә.
Фото: Владимир Васильев/архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев