Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан табибы: Кояшта озак тору кызыл волчанка авыруы үсешенә китерә

Табилар сүзләренә караганда, авыруга яшь кызлар күбрәк дучар була.

Кояшта артык булу кызыл волчанка авыруы (тире туберкулезы) үсешенә китерә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең ревматик авырулар һәм остеопороз үзәге җитәкчесе Равия Мухина хәбәр итте.

«Кояшта артык булу кызыл волчанканың беренче тапкыр барлыкка килүенә яки системалы кискенләшүенә китерергә мөмкин. Мондый диагноз бездә беренче тапкыр 1958 елда куелган иде», - дип аңлатты спикер.

Казанский ревматолог посоветовала татарстанцам, как уберечься от травм во время дачного сезона

«Бу аутоиммун авыру, шул ук вакытта кешенең үз күзәнәкләре үз организмына каршы эшли башлый. Шуңа күрә озын җиңле күлмәк, эшләпә киеп йөрергә, шулай ук кояштан саклаучы кремнардан файдаланырга кирәк. Авыру яшь кызларга ешрак эләгә», - дип сөйләде табиб.

Фото: архив, Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев