Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан яны бистәләрендә яшәүчеләр, урамнарны кардан чистартып, акча эшли ала

«Кешеләргә контрактта язылган акча түләнәчәк. «Без мондый ярдәм булса, шат кына булачакбыз. Юл эшчеләре булса да, кабул итәчәкбез», — дип белдерде Игорь Куляжев.

Казан яны бистәләрендә яшәүчеләр, теләкләре һәм үз техникалары булса, урамнарны кардан чистартып, акча эшли ала. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев әйтте.

Ул Казанда юлларда кар чистарту белән дүрт генераль подряд оешмасы шөгыльләнүен әйтте.

«Кызганыч, бистәләрдә урамнарны чистарту проблемасы бар. Беренчедән, бер квадрат метр җирне чистарту бәясе шактый арзан. Икенче проблема — бистәләрдә хәзер кар чыгарырга урын да юк. Йортлар юлга бик якын булгач, кайчак карны юл читенә дә өеп барып булмый. Һәркемнең капкадан керү-чыгу юлы да ачык булырга тиеш бит», — диде Игорь Куляжев.

Аның сүзләренчә, шул дүрт подряд оешмасы үзе мөстәкыйль эшләргә теләгән трактористны эшкә кабул итә алачак. Кешеләргә контрактта язылган акча түләнәчәк. «Без мондый ярдәм булса, шат кына булачакбыз. Юл эшчеләре булса да, кабул итәчәкбез», — дип белдерде Игорь Куляжев.

Казанда юллар торышы өчен «Городское благоустройство», «Городские мосты», «Горводзеленхоз» и «ДРЭУ» оешмалары җавап бирә. 

Фото: Рамил Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев