Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда 92 яшьлек әби коронавирустан прививка ясаткан

Аннан алдагы көнне ике оныгына да вакцинация үткәрелгән.

Кичә Казанның 21 нче сырхауханәсендә 92 яшьлек пациент Зинаида Бодрягинага коронавирустан вакцинация үткәрелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтте.

Прививканы кичә «Спутник V» препараты белән ясаганнар. «Аның хәле яхшы. Барысы да әйбәт үтте», — диде Владимир Жаворонков.

Зинаида Бодрягина 1928 елның 29 сентябрендә туган. Вакцинациягә туганы белән килгән. Аннан алдагы көнне ике оныгы да прививка ясаткан.

Зинаида Бодрягина үзе дә 43 ел медицина тармагында эшләгән кеше буларак, вакцинациянең әһәмиятен аңлап, прививка ясатырга карар кылган. Элегрәк ул Казанның баш санитар табибы урынбасары булып эшләгән.

Пациентканың шикәр чире, йөрәк өянәге, гипертония чирләре бар. Хезмәт ветераны, сәламәтлек саклау тармагы отличнигы.  

Фото: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X