Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Идел саегу сәбәпле өскә чыккан трактның өчтән ике өлеше су астына киткән

Узган елның ноябрендә Идел саегу нәтиҗәсендә өскә калыккан трактта мина тапканнар.

Казанда май башында Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге кимү нәтиҗәсендә өскә чыккан, революциягә кадәр үк төзелгән трактның хәзер өчтән бер өлеше генә күренә.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, 1950 елларга кадәр әлеге тракт Локомотив ярымутравын һәм Адмиралтейство бистәсендәге шәһәрнең иске Елга портын тоташтырган, ә Иделдә су күтәрелгәч, берничә метрга су астына киткән.

Казанда узган елның ноябрендә Идел саегу нәтиҗәсендә өскә калыккан трактта мина тапканнар. Ул чагында хокук саклау органнарына әлеге табылдык хакында музей хезмәткәре Иван Солтанов хәбәр иткән.

Тракт территориясеннән рөхсәтсез борынгы әйберләр һәм ташлар алып чыгу очракларын булдырмас өчен, 18 майда биредә полицейский патруле кизү тора башлаган.

«Моннан тыш, Казанның Вахитов районы хакимияте бүген әлеге территориядә трактның тарихи кыйммәткә ия булуы һәм аннан борынгы әйберләр алып чыккан өчен җаваплылык турында кисәтә торган табличкалар урнаштыра», - дип искәртте ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова.

Фото: Александр Третьяков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев