Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда җиңел атлетика эстафетасы вакытында транспорт хәрәкәте чикләнә

27 апрельдә Кремль яр буе һәм Сәет-Галиев урамнарында автомобильләр хәрәкәте тыела.

Иртәгә Татарстан башкаласында җиңел атлетика эстафетасы узу сәбәпле, Кремль яр буе һәм Сәет-Галиев урамнары буенча транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнә. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

12.00-16.00 сәгатьләрдә Кремль яр буе урамында (Декабристлар урамыннан Сәет-Галиев урамына кадәр) һәм Сәет-Галиев урамында (Кремль яр буе урамы чатыннан Киров дамбасы юнәлешендә) транспорт хәрәкәте чикләнә.

Моннан тыш, Кремль яр буе урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәрге участокта да машиналар хәрәкәте ябылачак. Шулай ук бу көнне җәмәгать транспорты хәрәкәтенә үзгәрешләр кертеләчәк.

27 апрельдә казанлылар Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасында катнаша. Эстафетага Кремль яр буенда старт биреләчәк. Чарада Казандагы югары уку йортларында белем алучы студентлар һәм мәктәп укучылары катнаша.

Фото: https://pixabay.com | avemary

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев