Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда инвалид балалы әти-әниләр милеккә салымнан азат ителде

Шәһәр халкы әлеге ташламадан 2018 елның 1 гыйнварыннан файдалана алачак.

Казанның инвалид балалы әти-әниләре физик затлар милкенә булган салымнан азат ителде. Тиешле карар бүген XXII Казан шәһәр думасы утырышында кабул ителде.

Физик затлар милкенә булган салым җирле санала һәм ул тулаем муниципалитет бюджетына керә. Ташламалы салым практикасы бүгенге көндә Волгоград, Уфа һәм Красноярскида эшләп килә, дип билгеләп үтте Казан башкарма комитетының Финанс идарәсе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин.

Казанның инвалид балалы әти-әниләрен физик затлар милкенә булган салымнан азат итү карарын Казан шәһәр думасы депутатлары бертавыштан кабул итте. Шәһәр халкы әлеге ташлама белән 2018 елның 1 гыйнварыннан 2017 ел салымнары буенча бурычлары булмаган очракта файдалана алачак.

Ташлама бер объектка гына бирелә. Бу фатир яисә торак йорт, гараж яисә машина кую урыны булырга мөмкин. 2018 елда бюджетка бу уңайдан 12 млн сум акча керми кала һәм аз сумма түгел, дип билгеләп үтте Мөхәммәтшин.

Инвалид балалы әти-әниләр милеккә салымнан азат ителү шартлары турында Казанның җирле үзидарә рәсми порталында таныша ала. Аңлатма алу өчен Казан башкарма комитетының Финанс идарәсенә яки яшәү урынында теркәлү буенча җирле салым оешмасына мөрәҗәгать итәргә була.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев