Казанда килеп чыккан юл һәлакәте буенча өстәмә мәгълүмат пәйда булды
Яңалыклар

Казанда килеп чыккан юл һәлакәте буенча өстәмә мәгълүмат пәйда булды

Һәлакәт Җиңү проспектында 157 нче йорт каршысында булган. (Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ"). Казанда берничә машина катнашында килеп чыккан юл һәлакәтендәге өстәмә мәгълүматлар ачыкланды, дип җиткерделәр "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Искәртеп үтик, алдан "Татар-информ" агентлыгы кичә кич Казанның Совет районында - Җиңү...

Һәлакәт Җиңү проспектында 157 нче йорт каршысында булган.

(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ"). Казанда берничә машина катнашында килеп чыккан юл һәлакәтендәге өстәмә мәгълүматлар ачыкланды, дип җиткерделәр "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Искәртеп үтик, алдан "Татар-информ" агентлыгы кичә кич Казанның Совет районында - Җиңү проспектында өч машина катнашында килеп чыккан юл һәлакәте турында җиткергән иде.

Җиңү проспектында 157 нче йорт каршысында 38 яшьлек кеше йөрткән "Лада Калина", 32 яшьлек ир-ат идарә иткән "Фольксваген Джетта" һәм 49 яшьлек хатын-кыз йөрткән "Киа Рио" машиналары бәрелешкән.

Урында 6 нчы коткару часте, медицина һәм полиция хезмәткәрләре эшләгән.

Һәлакәт аркасында бер хатын-кыз зыян күргән, ул хастаханәгә озатылган.

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев