Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда коронавирус белән авырган дүрт кеше хастаханәдән чыгарылган

«Табиблар эшчәнлеге һәм кешеләрнең изоляциясе нәтиҗәсендә вирус таралуы күзәтелми», — диде Лилия Галимова.

Коронавирус белән авырган дүрт кеше сәламәтләнеп, Республика йогышлы авырулар хастаханәсеннән чыгарылган. Бу хакта онлайн брифинг барышында Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.

«Табибларга рәхмәт. Аларның эшчәнлеге һәм кешеләрнең изоляциясе нәтиҗәсендә вирус таралуы күзәтелми. Хәтта дүрт кеше сәламәтләнде», — диде ул.

Лилия Галимова ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның 65 яшьтән олыларга азык-төлекне өйләренә китерү турында күрсәтмәсен искәртте. «Бу категорияне сакларга кирәк. Волонтерлар ризыкны өлкәннәргә илтә. Битараф булмаганнарны берләшергә өндибез. Коронавирус таралуны булдырмау буенча штаб та өлкән яшьтәгеләр белән очрашуларны чикләргә өнди», — диде.

  • Татарстанда Covid-19 белән авыруның 19 очрагы ачыкланган иде.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев