Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда көрәш буенча Татарстан чемпионаты узачак

Ярышларда 400-гә якын спортчы катнашачак.

22-23 ноябрьдә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда Көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узачак. Ярышларда 400-гә якын спортчы - Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан 42 команда катнашачак.

Ярышлар 60 кг. га кадәр, 65 кг. га кадәр, 70 кг. га кадәр, 75 кг. га кадәр, 80 кг. га кадәр, 85 кг. га кадәр, 90 кг. га кадәр, 100 кг. га кадәр, 130 кг. га кадәр һәм 130 кг. нан артык авырлык категорияләрендә узачак. Үз үлчәү категорияләрендә җиңүчеләр декабрьдә ТР башкаласында узачак Россия чемпионатында катнашу өчен көрәш буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы составына керәчәк.

Ярышларны ачу тантанасы 22-нче ноябрьдә 10.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев