Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Әлфия Авзалова музеен булдырырга кирәк - Венера Ганиева

Музейда экспонатлар залы һәм сәнгать кунакханәсе эшләр иде, ди җырчы.

Казанда Россиянең атказанган, Татарстанның халык җырчысы Әлфия Авзалова музеен булдырырга кирәк. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева шул хакта белдерде.

"Татар халкы үзенең мәшһүр җырчыларын һәм якты йолдызларын белергә тиеш. Әлфия Авзалова музее яшьләр өчен аеруча файдалы булыр иде. Сабый вакытта ятим калып, сугыш чорының төрле авырлыкларын күргән, тормышның барлык ачысын татыган шәхес ул. Шуңа да карамастан үз таланты, халкына тугры булып кала белгән йолдызның тормышы күпләр өчен үрнәк. Музейда экспонатлар залы һәм сәнгать кунакханәсе дә эшләр иде. Кунакханәдә төрле иҗади кичәләр, җыр-моң һәм шигырь бәйрәмнәре уздыра алыр идек", - диде Венера Ганиева.

Пресс-конференция посвященная памяти Альфии Авзаловой

Татар халкының атаклы җырчысы Әлфия Авзалова исемен мәңгеләштерү уңаеннан Актаныш районында “Моң патшабикәсе” дигән музей эшләп килә. Анда җырчының төрле елларда төшкән фотосурәтләре, афишалар, шәхси әйберләре, дисклары саклана.

"Әнинең барлык шәхси әйберләрен истәлеккә калсын дип җыеп барырга тырыштым. Әле дә хәтерлим, әллә ничә тапкыр чынаяклары белән каты чәй эчә торган савытын ташларга кушты. Үзе карап торганда ташлаган булам да, ул чыгып китүгә кире алып яшерә идем. Әнинең музыка аппаратурасы да бар, аны да музейга урнаштырып булачак. Киләчәктә Казанда әнинең музее булыр дип өметләнәм, аның өчен уңайлы урын сайларга кирәк", - диде легендар җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова.

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев