Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда медицина хезмәткәрләренең хезмәт шартларын яхшырту һәм абруйларын күтәрү турында сөйләштеләр

Республиканың клиник хастаханәсендә ТР сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре коллективлары белән медицина хезмәткәрләренең абруйларын күтәрү һәм хезмәт хакларын яхшыртуга багышланган дискуссион сессиясе узды. Дискуссияне ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Светлана Захарова алып барды.

«Татарстанда сәламәтлек саклауны үстерү өчен күп нәрсә эшләнә: поликлиникаларны төзелә, ремонт ясала, заманча җиһазлар белән тәэмин ителә, хезмәт хакын арттырыла. Югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү арта, үлүчеләр саны кими, монда, һичшиксез, медицина җәмәгатьчелегенең өлеше бар. Әмма табибның абруен төшерүгә ярдәм итүче тискәре күренешләр булган халыктан килгәншикаятьләр дә бар. Без гадәти табиблар белән әлеге һөнәрнең дәрәҗәсен күтәрү, аларның хокукларын яклау, табиб һәм авыру арасындагы дистанцияне киметү өчен нәрсә эшли алуыбыз турында фикер алышырга телибез, - дип билгеләде Светлана Захарова. 

Катнашучылар төркемнәргә бүленеп, сәламәтлек саклау өлкәсенең актуаль проблемаларын формалаштырдылар, табиб эшендә очррый торган кыенлыкларны билгеләделәр. Дискуссиянең темасы аеруча киң таралган проблемаларны хәл итү юлларын эзләү булды. 
«Бәлки, табибларга һәм авыруларга белешмәлекләр кирәк, бәлки, квалификацияне күтәрү программасында өстәмә юнәлешләр кирәк. Әйе, җитешсезлекләр бар. Беренчедән, табибларның ваемсызлыгын булдырмас өчен, икенчедән, җәмәгатьчелек белән элемтә урнаштыру өчен нәрсә эшләргә кирәклеген ачыкларга кирәк»,-дип ассызыклады Захарова. 

Очрашуда табибларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, авыру белән табиб мөнәсәбәтләре этикасы, медицина һөнәренең абруен саклау һәм арттыру, Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты медицина хезмәткәрләренең хезмәт шартларын ничек яхшыртачагы турында сөйләштеләр. 

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында 2019 елда федераль бюджеттан 7 төбәк проектын гамәлгә ашыруны финанслауга килешүләр төзелгән. Финанслауның гомуми суммасы-5 млрд. 750 млн. сум. ТР Дәүләт Советы депутатлары – «Бердәм Россия»фракциясе әгъзалары инициативасы буенча оештырылган эшче төркем илкүләм проектны гамәлгә ашыруны контрольдә тота. 

«Бу юлы без бары тик Казан табибларын гына чакырдык. Әгәр формат белгечләрне кызыксыну уятса, без мондый очрашуларны республиканың кайбер районнарында уздырачакбыз». 

Табибларның барлык тәкъдимнәре һәм идеяләре ТР Дәүләт Советы депутатларының социаль сәясәт комитеты эшенә кертеләчәк.

Фото: tatarstan.er.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев