Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда «Ни өчен мин үз динемне яратам?» фәнни-тикшеренү конференциясе була

Конференция яңа белемнәр алу, ораторлык осталыгын үстерү, яшь буында аналитик фикерләүне булдыру максатыннан уздырыла.

19 гыйнвар көнне ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казанның Нагорный бистәсендәге «Иман нуры» мәчете белән берлектә «Ни өчен мин үз динемне яратам?» дип исемләнгән фәнни-тикшеренү конференциясе үткәрәчәк. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге чарада катнашу өчен 9-14 яшьлек балалар чакырыла. Бирелгән тема кысаларында укучылар фәнни-тикшеренү эшен педагог яки ата-аналар белән бергә башкарып чыгарга һәм идея-дәлилләре нигезендә проект төзергә тиеш.

Фәнни-тикшеренү эшенә төп таләпләр булып оригинальлек, актуальлек, яңалык, тикшеренүнең әһәмияте, доклад композициясе, үз нәтиҗәләреңне дәлилли һәм карашларыңны яклый белү тора. Катнашучылардан шулай ук презентация сорала.

Чыгыш ясау өчен бирелгән вакыт — 5 минут (А4 кәгазе белән 3-4 бит). Чыгышны әзерләүгә таләпләр: — А4; — титул бите (исеме, темасы, җитәкчесе); стандарт шрифт. Призлы урыннар алучыларга смартфоннар тапшырылачак.

Конференцияне үткәрү урыны: Казан шәһәре, Тукай ур., 38 йорт (ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясе). Башлана 09.00 сәгатьтә.

Гаризалар 16 гыйнварга кадәр түбәндәге номерга WhatsApp буенча кабул ителә: +798741480

Фото: dumrt.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев