Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда приставлар «Megga-мебель» сәүдә комплексын яба

Казанда суд приставлары, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу сәбәпле, Себер тракты, 34 йорт адресы буенча урнашкан «Megga-мебель» сәүдә комплексын яба. Элек Казанның Совет районы прокуратурасы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе Дәүләт янгын куркынычсызлыгының Күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе белән бергә, бу адрес буенча урнашкан күп функцияле комплекстан файаланганда, янгын куркынычсызлыгы...

Казанда суд приставлары, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу сәбәпле, Себер тракты, 34 йорт адресы буенча урнашкан «Megga-мебель» сәүдә комплексын яба.
Элек Казанның Совет районы прокуратурасы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе Дәүләт янгын куркынычсызлыгының Күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе белән бергә, бу адрес буенча урнашкан күп функцияле комплекстан файаланганда, янгын куркынычсызлыгы законы таләпләре үтәлешен тикшерде. Производство һәм административ биналардан торган объект «АС Менеджмент» Идарәче компания" ЯАҖ карамагындагы «Казан җир инвестицион фонды» ябык пай инвестицион күчемсез милке булып тора.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең 265 тапкыр бозылуы ачыкланган.
Шулай ук бүген иртән "Даурия" базарын ябу эшләре башланды. Тикшерү вакытында базарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең 12 тапкыр бозылуы ачыкланган, шул сәбәпле, объект суд карары буенча ябыла.
10 апрельдә Казанда 4 массакүләм сату объекты ябылды, шул исәптә, "Алтын" сәүдә үзәге, "Адмирал-2" һәм Порт урамындагы базар.

«Татар-информ», Юлия Ревина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев