Саба таңнары

Сабинский район

Яңалыклар

Казанда "Рамазан такси" эшләячәк

Изге Рамазан аенда "Ярдәм" фонды Казанның "Ярдәм" мәчетендә "Рамазан таксие" акциясен башлап җибәрә. Акциянең максаты - ифтар һәм төнге намаздан соң өлкәннәрне һәм инвалидларны өйләренә тарату. "Ярдәм" мәчетенең имамы, "Рамазан таксие" акциясенең координаторы Рамил хәзрәт Ибрагимов хәбәр итүенчә, бу чарада машинасы булган һәркем катнаша ала. Акция "Ярдәм" мәчетендә беренче тапкыр...

Изге Рамазан аенда "Ярдәм" фонды Казанның "Ярдәм" мәчетендә "Рамазан таксие" акциясен башлап җибәрә. Акциянең максаты - ифтар һәм төнге намаздан соң өлкәннәрне һәм инвалидларны өйләренә тарату.
"Ярдәм" мәчетенең имамы, "Рамазан таксие" акциясенең координаторы Рамил хәзрәт Ибрагимов хәбәр итүенчә, бу чарада машинасы булган һәркем катнаша ала.

Акция "Ярдәм" мәчетендә беренче тапкыр үткәрелә. Рамил Ибраһимов әйтүенчә, инде уннан артык кеше катнышырга теләк белдергән.

Рамазан ае дәвамында "Ярдәм" мәчетендә ифтар ашлары да уткәреләчәк.

Акциядә катнашырга теләүчеләр 8 987 421 73 74 телефоны аша Рамил хәзрәткә шалтырата ала.

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев