Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда республика почтасы хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Учреждениедә бөтен республика буенча сигез меңгә якын кеше эшли.

Казанда һөнәри бәйрәм уңаеннан «Татарстан почтасы»ның иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Учреждениедә бөтен республика буенча сигез меңгә якын кеше эшли. Почтальоннарны һәм башка өлкә вәкилләрен күпьеллык хезмәтләре һәм тармак үсешенә керткән өлеш өчен бүләкләделәр.

«Почта хезмәткәре — ул гаилә әгъзасы диярлек, бигрәк тә өлкән буын өчен. Аның белән сөйләшергә, күңелне бушатырга була. Безнең чорда болар барысы да бик мөһим. Моннан тыш, сез хәбәрләр җибәргән кешеләрне берләштерәсез, сезнең аша алар бер-берсен тоя», — диде ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев.

Моннан тыш, почта хезмәткәрләрен «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин котлады.

Бүләкләнүчеләр арасында Биектау районыннан хат ташучы Наталия Титова бар иде. Ул бу өлкәдә 19 ел эшли һәм кичә «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков кулыннан Рәхмәт хаты алды.

«Мин кызым белән декрет ялында булдым, аннары эшкә чыктым. Үземне почта эшендә сынап карарга уйладым, шуннан бөтенләй кереп киттем һәм менә инде 19 ел эшлим. Без корреспонденция таратабыз, товар сатабыз һәм дарулар алып кайтып бирәбез. Шулай ук газ һәм электр өчен түләүләр җыябыз», — дип сөйләде почтальон.

Хәзер әле конвертлы хатлар, открыткалар җибәрәләр, посылкалар һәм бандерольләр да күп җибәрелә, дип өстәде ул.

Бүгенге көндә Татарстанның барлык торак пунктларында почта хезмәтләре күрсәтелә. «Татарстан Почтасы»ның барлыгы 1,2 меңнән артык почта бүлекчәсе бар, аларның күбесе авыл җирлегендә урнашкан. Почта элемтәсе өлкәсендә 9 меңнән артык кеше эшли, шул исәптән 3,5 меңе — почтальоннар.  

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев