Казанда шартлау: зыян күрүчеләр бар [+фото]
Бүген Казанда Обнорский урамындагы "Техгазсервис" территориясендә кислород баллоны шартлаган, бер катлы бинаның стеналары өлешчә җимерелгән. Гадәттән тыш хәл турында иртәнге сәгать 9 тулып киткәч хәбәр ителә. Әлеге берләшмә газ баллоннары тутыру белән шөгыльләнә. Һәлакәт аркасында зыян күрүчеләр дә бар - җимерекләр арасында калган бер кеше коткарылган. Якынча мәгълүматлар буенча җимерек...
Бүген Казанда Обнорский урамындагы "Техгазсервис" территориясендә кислород баллоны шартлаган, бер катлы бинаның стеналары өлешчә җимерелгән.
Гадәттән тыш хәл турында иртәнге сәгать 9 тулып киткәч хәбәр ителә. Әлеге берләшмә газ баллоннары тутыру белән шөгыльләнә. Һәлакәт аркасында зыян күрүчеләр дә бар - җимерекләр арасында калган бер кеше коткарылган. Якынча мәгълүматлар буенча җимерек арасында тагын бер кеше калу ихтималы бар, дип хәбәр итә Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев