Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” югары татар лигасының финалы була

Уенда финалга чыккан «Агро Boys» (Казан), «Биш Бармак», (Мамадыш) һәм «Текә Тау» (Биектау) командалары катнаша.

14 майда Казанның «Ак Барс» яшьләр үзәге концерт залында “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” югары татар лигасының финал уены була.

Уенда финалга чыккан «Агро Boys» (Казан), «Биш Бармак», (Мамадыш) һәм «Текә Тау» (Биектау) командалары катнаша.

Командалар сәламләү, разминка, видеоблог һәм йолдыз белән музыкаль өй эше бәйгеләрендә ярышачак.

Коллективларның чыгышына “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” югары татар лигасы җитәкчесе, ТР ШТК чемпионаты директоры Рамил Әһдиев, җырчы Илназ Сафиуллин, «Татар радиосы»ның баш мөхәррире Айваз Садыйров, беренче татар блогерларының берсе Ринат Галиәхмәтов, «Бөтендөнья татарлары форумы» рәисе Тәбрис Яруллин, «Хәзинә тур» туроператоры генераль директоры Камил Сираҗетдинов бәя бирәчәк.

  • "Татар-информ" агентлыгы уенның мәгълүмати партнеры буларак катнаша.

Уенга билетларны 8 (999) 155-45-34 телефоны аша лиганың администраторы Йолдыздан сатып алырга мөмкин.

Фото: архив/Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев