Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда “ТНТга эләк” акциясе башланды

Чара 18 һәм 19 сентябрь көннәрендә "Казан" Гаилә үзәге янында 12.00дән 20.00 сәгатькә кадәр барачак. (Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). ТНТ телеканалы моңа кадәр беркайчан үткәрелмәгән бөтенроссия акциясен игълан итә. Аның төп геройлары телеканал тамашачылары булачак. Ул 18 һәм 19 сентябрь көннәрендә "Казан" Гаилә үзәге янында 12.00дән 20.00 сәгатькә кадәр барачак....

Чара 18 һәм 19 сентябрь көннәрендә "Казан" Гаилә үзәге янында 12.00дән 20.00 сәгатькә кадәр барачак.

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). ТНТ телеканалы моңа кадәр беркайчан үткәрелмәгән бөтенроссия акциясен игълан итә. Аның төп геройлары телеканал тамашачылары булачак. Ул 18 һәм 19 сентябрь көннәрендә "Казан" Гаилә үзәге янында 12.00дән 20.00 сәгатькә кадәр барачак.

ТНТның төшерү трейлеры Россия буйлап зур турга кузгала: 19 шәһәр, 4000 километр юл, ТНТ телеканалы тамашачылары - тур хэдлайнеры катнашында 3000 видеоролик...

Тәгәрмәчтәге зур трейлерда барысы да бар: гримерка, студия, төшерү техникасы, монтаж...

ТНТга ничек эләгергә? Урынга килгәч тә чират ал, башта син стилист-визажистлар аша әзерлек үтәргә, режиссердан инструкция алырга тиешсең . Аннан кадрга кереп үзеңнең ролигыңны яздыр; сылтама белән әзер роликны алып, үзеңнең "ВКонтакте" битенә #ТНТ хэштегы белән бергә урнаштыр. Иң яхшы роликлар, ТНТның рәсми "ВК" төркемендә тамашачы тавышын иң күп җыйганнар ТНТ эфирына эләгәчәк.

ТНТ Казанга интерактив чаралар да алып килә: "ТНТның барлык премьералары" фотозонасында яраткан геройларың янында фотога төшеп, үз битеңә урнаштыра, тәэсирләреңне белдерә аласың. Биредә башка кызыклы уеннар да оештырылачак.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев