Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда яшәүчеләр зарлангач, тротуардагы автомобильләрне эвакуатор алып киткән

Күп катлы йортта яшәүчеләр азык-төлек кибете янында торган автомобильләргә, шулар аркасында узып йөрү кыен булуга зарланган.

Казандагы кибет янында тротуарда калдырылган өч автомобильне юл-патруль хезмәте инспекторлары штрафлы кую урынына озаткан. Тротуарда торган автомобильләр турында Чуйков урамындагы 17нче йортта яшәүче кешеләр зарланган.

“Кайбер машина йөртүчеләр автомобильләрен, юл йөрү кагыйдәләрен бозып, тиешсез урынга куя, шуның белән җәяүлеләргә комачаулык тудыра. Мондый тәртип бозу өчен 1000 сум штраф каралган”, - дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары бүлеге җитәкчесе Александр Кожевников.

Ачыкланганча, автомобильләр азык-төлек кибете янында торган. Машиналар җәяүлеләр узып йөрүне кыенлаштырган.

“Күршеләрем - инвалидлар. Аларга 60 яшь, улларына 40 яшь. Барысы да бөтенләй күрми диярлек. Аларга бу автомобильләр гел комачаулык тудыра”, – диде әлеге йортта яшәүче кеше.

Йорт янына матбугат вәкилләре килгәндә өч эвакуатор эшли иде инде. Шул вакытта машина хуҗаларының берсе йөгереп килеп җитте. Ул күрше офис бинасында эшләвен әйтте.

Аңа штраф кына түгел, эвакуатор чыгымнарын, автомобильне штрафлы машина кую урынында тоткан өчен дә түләргә туры киләчәк.  Бу якынча дүрт мең сумга төшәргә мөмкин.

Фото: Елена Сәләхова, Татар-информ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев