Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Казаннан Санкт-Петербургка даими авиарейслар ачыла

    Самолётлар дүшәмбе, пәнҗешәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә очачак.

    Октябрьдә Казаннан Санкт-Петербургка даими авиарейслар ачылачак. Көзге-кышкы чорда очышлар атнага дүрт тапкыр була. Бу турыда Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

    Самолетлар Казаннан Санкт-Петербургка һәм кире якка дүшәмбе, пәнҗешәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә китә. «Очышлар Boeing 737-700 һәм Boeing 737-800 самолетларында башкарылачак», диелә министрлык хәбәрендә.

    Санкт-Петербургтан очып китү вакыты 10.20 сәгатькә билгеләнгән, Казанга самолёт 12.30 сәгатьтә килеп җитәчәк. Казаннан рейс 13.20 сәгатькә билгеләнгән, 15.30 сәгатьтә самолёт Санкт-Петербургка барып җитә.

    Кышкы расписание бу елның 27 октябреннән 2020 елның 28 мартына кадәр гамәлдә булачак.

    Фото: архив tatar-inform/Михаил Захаров

    tatar-inform.tatar

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: