Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанның баш архитекторы вазифасына дүрт кандидат дәгъва кыла

Конкурста катнашуга барлыгы 18 кеше теләк белдергән.

Казан шәһәренең баш архитекторы вазифасына дүрт кандидат дәгъва кыла. Алар Казанны үстерү һәм Родина урамын этаплап реновацияләү буенча үз күзаллауларын тәкъдим итәчәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Казан Ратушасында Казан мэры Илсур Метшинның шәһәрнең баш архитекторы вазифасына кандидатлар белән очрашуы бара. Эш эзләүчеләр Татарстан башкаласы үсешенә үз карашларын тәкъдим итәләр.

Төп кандидатлар - «АДТ» ҖЧҖ директоры Илсөяр Төхвәтуллина, баш архитектор урынбасары Тимур Кадыйров, «Зодчество» ҖЧҖ генераль директоры Таһир Нуриев, «ЯНАО торак төзелеше фонды» КБО директоры урынбасары Владимир Спиридонов.

Сентябрь ахырына кадәр кандидатларга шәһәр төзелеше анализы нигезендә Родина урамы буенча территорияне этаплап реновацияләүгә һәм анда уңайлы шәһәр мохите булдыруга карашлар буенча тәкъдимнәр бирергә, шулай ук Казан үсешенә үз карашларын белдерергә тәкъдим иттеләр.

Казан шәһәренең баш архитекторы вазифасына ачык сайлап алу 2019 елның 22 июлендә башланды. Август уртасына кадәр барлык теләүчеләр дә сайлап алуда катнашу өчен гаризаларын www.kzn.ru порталында бирделәр.

Конкурста катнашуга барлыгы 18 кеше теләк белдергән. Кандидатларның бер өлеше формаль таләпләргә туры килмәү, шул исәптән эш һәм белем бирү стажы аркасында кире кагылган.

Фото: архив

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев