Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күчмә кубок Сабада калды

24 гыйнварда Саба агарр көллияте районыбыз шашка осталарының Кукмара җыелма командасы белән традициягә кергән очрашуы булды. Һәр командадан бишәр спортчы катнашкан бәйгедә Саба шашкачылары зур өстенлек (32:18) белән көндәшләрен җиңүгә ирештеләр. Командаларга иң күп очконы Хәмит Вәгыйзов, Азат Әхмәтов, Илфат Ханнанов (Саба), Фәнзил Закиров (Кукмара), Нәзир Дәүләтгәрәев (Килдебәк), Шамил Галиев...

24 гыйнварда Саба агарр көллияте районыбыз шашка осталарының Кукмара җыелма командасы белән традициягә кергән очрашуы булды. Һәр командадан бишәр спортчы катнашкан бәйгедә Саба шашкачылары зур өстенлек (32:18) белән көндәшләрен җиңүгә ирештеләр. Командаларга иң күп очконы Хәмит Вәгыйзов, Азат Әхмәтов, Илфат Ханнанов (Саба), Фәнзил Закиров (Кукмара), Нәзир Дәүләтгәрәев (Килдебәк), Шамил Галиев (Юлбат) китерде. Блиц-турнирда да сабалылар өстенрәк булды. Беренче урынны Х.Вәгыйзов яулады. И.Ханнанов, Н.Дәүләтгәрәев 2нче-3нче урыннарны алдылар. Шулай итеп, Күчмә кубок Сабада калды.

Ярышларны оештыруда һәм бүләкләүдә яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге булышты. Спортчыларга бәйге өчен шартларны аграр көллият дирекциясе тудырды.

Азат Әхмәттов,

баш судья

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев