Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кече Кибәчедә Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты узды

Мәдәният елы уңаеннан һәм ТР Президентының "2012-2014 елларда Татарстан Республикасы районнарында авыл мәдәният йортлары төзү" республика программасы кысаларында яңа төзелгән клубларда концерт марафоннары дәвам итә. 4 апрель көнне Кече Кибәче авылы клубында Айрат Хәмитов җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты узды. ТР Президенты карамагындагы мәдәният үсешенә ярдәм фонды...

Мәдәният елы уңаеннан һәм ТР Президентының "2012-2014 елларда Татарстан Республикасы районнарында авыл мәдәният йортлары төзү" республика программасы кысаларында яңа төзелгән клубларда концерт марафоннары дәвам итә. 4 апрель көнне Кече Кибәче авылы клубында Айрат Хәмитов җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты узды. ТР Президенты карамагындагы мәдәният үсешенә ярдәм фонды һәм мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган әлеге бәйрәм чарасын кибәчелеләр зур күңел күтәренкелеге белән тамаша кылды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Президентының мәдәният үсешенә ярдәм фонды башкаручы директоры Нурия Хашимова һәм район мәдәният бүлеге начальнигы Мидхәт Хафизов катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев