Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кем дә кем зөлхиҗҗә аеның ахыргы көнен һәм мөхәррәм аеның беренче көнен уразада үткәрсә, үткән елын изгелек белән тәмамлар - Мөхәммәд (с.г.в.)

Фото:http://sputnik-ossetia.ru Рәсүл Әкрам галәйһиссәләм: "Дөньялыкта иң фазыйләтле көннәр - зөлхиҗҗә аеның әүвәлге ун көне булыр", - дигән. Шулай ук: "Кем дә кем зөлхиҗҗә аеның ахыргы көнен һәм мөхәррәм әл-хәрам аеның беренче көнен уразада үткәрсә, үткән елын изгелек белән тәмамлар, башланган елын изгелек белән ачып җибәрер һәм Аллаһы Тәгалә аңа шуның...

Фото:http://sputnik-ossetia.ru

Рәсүл Әкрам галәйһиссәләм: "Дөньялыкта иң фазыйләтле көннәр - зөлхиҗҗә аеның әүвәлге ун көне булыр", - дигән. Шулай ук: "Кем дә кем зөлхиҗҗә аеның ахыргы көнен һәм мөхәррәм әл-хәрам аеның беренче көнен уразада үткәрсә, үткән елын изгелек белән тәмамлар, башланган елын изгелек белән ачып җибәрер һәм Аллаһы Тәгалә аңа шуның өчен 50 еллык гөнаһларыннан кәффәрәт итәр", - дип вәгъдә иткән. Быел бу көннәр 20-21 сентябрьгә туры килә.

Билгеле булганча, Һиҗри буенча яңа мөселман 1439 елы 21 сентябрьдә башлана. Мөселманнар ошбу Мөхәррәм аеның башын ел башы, диләр, яңа ел Мөхәррәм аеннан башланып китә. Яңа ел Иләһи әмер белән пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләмнең Мәккә-и Мөкәррәмәдән Мәдинә-и Мөнәүвәрәгә һиҗрәт кылуы, ягъни күчеп китүе белән бәйле дип хәбәр итә Казандагы "Ярдәм" мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов.

http://www.tatar-islam.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев