Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

КЕМГӘ БӘЙРӘМ, КЕМГӘ ЭШ..

Яңа елны каршылып, кышкы каникуллар узганы сизелми дә калды. Кемдер ял иткәндә, махсус хезмәтләр көне-төне эштә булды. Кемдер сәламәтлеге какшап, табибларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр, икенче берәүләр хилафи гамәлләр кылып, закон каршында җавап тотты... Шул уңайдан без янгын частена (01), Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлегенә (02) һәм район үзәк хастаханәсенең “Ашыгыч ярдәм” хезмәтенә (03) мөрәҗәгать иттек.

01

  Иң аянычлысы, әлбәттә, янгыннар.  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының   күзәтчелек  эшчәнлеге  буенча район бүлеге начальнигы Айнур Галимуллин әйтүенчә,  Яңа  ел каникуллары тыныч, хәвеф-хәтәрсез  узган. Янгыннарны, пиротехниканы кисәтүдә профилактика чараларының дә роле бар. Социаль  яктан  кыен хәлдәге  гаиләләр  йөреп  чыгылган,  аңлату-кисәтү эше  алып барылган.  

02

  Яңа 2020 елның беренче 9 көнендә район эчке эшләр бүлегенә 46 хәбәр алына. Шуларның 4се юл-транспорт һәлакәте белән бәйле. Ике  кеше тән җәрәхәтләре ала. Әйтик, 4 гыйнварда  Казан-Шәмәрдән юлының 109 километрында Шәмәрдән кешесе  автомобиле белән  идарәне югалтып, дамба  астына  китә.  Нәтиҗәдә автомобильдәге пассажир Арча  хастаханәсенә  озатыла. Икенче авария 9 гыйнварда   Саба-Лесхоз - Объездная юллары  чатында була. Икенче дәрәҗәдәге юлдан баручы машина төп юлдан  килүче автомобильне  үткәрми. Бәрелеш бер кешене хастаханәгә озату белән  төгәлләнә.  Ике    йөртүче  автомобиль белән аек булмаган хәлдә идарә иткәндә тоткарлана. Шулай ук вак хулиганлык,  вак  урлашу, гаиләдә көнкүреш эчүчелеге аркасында низаглар  килеп  чыгу очраклары теркәлә.  Өч ата-анага балалары кичке 22 сәгатьтән соң олылар озатуыннан башка  урамда  йөргән өчен беркетмә төзелә. Моннан тыш бер кеше “Чыршы” операциясе  кысаларында  законсыз  рәвештә чыршы кискәне  өчен җаваплылыкка тартыла.

03

 Яңа елга аяк баскан көннән алып 9 гыйнваргача район үзәк хастаханәсенең “Ашыгыч ярдәм” хезмәтенә  148 мөрәҗәгать алынган. Шушы вакыт эчендә 23 кеше  хастаханәгә китерелә һәм төрле яшьтәге 15 кеше стационар  дәвалануга салына. Калганнарына  медицина  ярдәме өй шартларында    күрсәтелә.

Фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X