Реклама
Керәнне авылы клубы үзешчәннәре 16 нчы март көнне Түбән Утар авылы клубында Раушан Шәрифнең "Син-минеке, ул-синеке" исемле 2 пәрдәле музыкаль комедиясен сәхнәгә куйдылар.
Тамашачыларга үзешчән-сәнгатьтә катнашучыларыбызның чыгышлары бик ошады. Корсабаш авыл җирлеге башлыгы Гыймадиев Айзат Рамил улы үзешчән-сәнгатьтә катнашучыларга зур рәхмәт җиткерде, иҗади уңышлар теләде һәм клуб мөдире Гыймадиев Раил тамашачылар исеменнән рәхмәт белдерде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз