Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хаҗилар өчен иллюстрацияле «Хаҗи юл күрсәткече» бастырып чыгарылды

Юл күрсәткеченең тиражы ике мең данә тәшкил итә. Аны Татарстан хаҗиларының һәркайсы алачак.

Татарстанның рәсми хаҗ операторы “ДУМ РТ Хаҗ” иллюстрацияле “Хаҗи юл күрсәткече” бастырып чыгарды. Ул хаҗилар өчен алыштыргысыз ярдәмлек булачак. Бу турыда ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Юл күрсәткеченең тиражы ике мең данә тәшкил итә. Аны Татарстан хаҗиларының һәркайсы алачак.

Юл күрсәткече һәрбер мөселман кешесе тормышындагы төп сәфәр – хаҗ кылу буенча инструкцияне үз эченә ала. Шулай итеп, анда хаҗилар Зөлхиҗҗә аеның 8нче көненнән алып 12нче көненә кадәр эшләргә тиеш булган барлык гамәлләр җентекләп тасвирлана – нәкъ менә шушы көннәрдә Мәккәдәге һәм аның тирәсендәге изге урыннарга зур хаҗ кылына.

Моннан тыш, белешмәлектә хаҗның соңгы мәҗбүри гамәле – хушлашу тәвафы тәртибе һәм Мәккә, Мәдинә мәчетләрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат бар. Карта рәвешендәге иллюстрацияләнгән схема хаҗ кылуның нинди төп йолалардан торуын ачык күрергә мөмкинлек бирә. Юл күрсәткечендә шулай ук түбәндәге иллюстрацияле аңлатмалар бар: ихрам халәтендә рөхсәт ителгән һәм тыелган гамәлләр, хаҗига киңәшләр һәм тәкъдимнәр, хаҗи аптечкасында булырга тиешле медикаментлар һәм башкалар.

Моннан тыш, «ДУМ РТ Хаҗ» хаҗилар өчен гарәп телендә гади диалог төзү өчен уңайлы мини-сүзлекләр эшләде. Кесә сүзлекләре төркем җитәкчесе янда булмаганда хаҗига җирле халык белән аңлашырга мөмкинлек бирәчәк. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать бүлеге белгечләре әзерләгән хаталар таблицасы хаҗны боза торган гамәлләр кылудан саклап калачак.

  • Татарстан хаҗиларының 196 кешедән торган беренче 4 төркеме хаҗга 24 июльдә китәчәк. Алар Согуд Гарәбстанына Мәскәүдән очачак. Алар артыннан Казаннан 49 хаҗидан торган төркем хаҗга барачак. Быел барлыгы 36 төркемнең изге җирләргә хаҗга китүе көтелә. 

Фото: dumrt.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев