Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык Илһам Шакиров белән хушлаша башлады

Бөек җырчыбыз Илһам Шакировны озатуның рәсми өлеше 11.00 сәгатьтә башлана.

Халык бөек җырчысы Илһам Шакировны озатырга килгән халык театр бинасының ишекләре ачылганчы ук җыела башлады. Залда безнең хәбәрчеләребез дә бар.

Җәмәгатьчелек бөек җырчысын Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры сәхнәсеннән озата. Театр алдына да зур экран урнаштырылган.

Хәзерге вакытта халык Илһам Шакиров белән хушлаша. Бөек җырчының җәсәде куелган сәхнә яныннан өзлексез халык агымы үтә.

Залда Илһам Шакировның җырлары җырлары яңгырап тора.

Бөек җырчыбыз Илһам Шакировны озатуның рәсми өлеше 11.00 сәгатьтә башлана. 

Хушлашу мәрасимен "Татар-информ" онлайн күрсәтә.

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев