Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәбибуллиннар Яңа елны урманда каршылый

Табигатьтә ял итү – бөтен авыруларга шифа бирә, дип яши сәяхәт итәргә яратучы Индира Хәбибуллина. Һөнәре буенча укытучы булган бу ханым инде 33 ел дөнья гизә. Алар гаиләсе өчен табигатькә чыгу үзенә күрә бер традициягә әйләнгән. Бергәләп Хәбибуллиннар гаиләсе сәфәр кылган урыннарны барлыйбыз: Марий Эл күлләре, Көньяк Урал таулары, Иремель, Байкал, Эльбрус, Кырым...

– Кырымның бөтен урыннарын җәяү йөреп чыктык. Урал тауларына күпме генә барсак та, карап та, йөреп тә бетерә торган түгел. Искиткеч матурлык! Күбрәк билгеле маршрутларны сайлыйбыз. Елга буйлап та сәяхәт итәбез, җәяүләп тә, тауларга да менәргә туры килә.

Алар гаиләсендә хәзер җәмгысы биш-алты палатка бар. Үзенә күрә бер коллекция дә булдырганнар.

Елына берничә тапкыр сәяхәт итүгә инде балалары да күнегеп беткән, “сәфәр итү авыруы” йоккан.

– Кызыбызны үзебез белән олы юлга алганда аңа ике яшь ярым иде. Ул чакларда әле палаткалар уңайлы түгел, киемнәр юк. Хәзер исә киемнәрнең дә җиңел, әмма җылылары чыкты. Курыкмыйча кышын да сәяхәт итеп була.

Хәбибуллиннар гаиләсендә бик матур бер традиция дә яши. Алар инде егерме елдан артык Яңа елны урманда каршылый. Әлмәт бер кул очына сыеп күренгән биек тауга менеп, шунда зур учак ягалар. Радио аша котлаулар тыңлап, ашап-эчеп иртәнге якта гына кайтырга чыгалар. Аяк астында кыштырдаган кар, янда гына чын наратлар, учта кар бөртекләре, янәшәдә иң якын кешеләр – менә шундый романтика хөкем итә Яңа ел төнендә. Хәзер исә аларның бу гаилә йоласына якыннары һәм дуслары да кушылган.

– Фәлән чакрымнар җәяү юл узып, тауларга менү сезгә нәрсә бирә дип еш сорыйлар. Беренчедән, гаилә¬безнең шундый уртак шөгыле булу безне берләштерә. Икенчедән, без шул рәвешле бөтен тормыш мәшәкатьләреннән ял итәбез, – дип сөйли тәҗрибәле сәяхәтче. – Урыны-урыны белән телефон гомумән тотмый, телевизордагы начар мәгълүмат та юк, иртәгә моны эшлисе, тегендә барасы дип тә уйламыйсың. Табигать – бөтен авырулардан иң көчле дару.

Табигатькә чыгуның – саф һава һәм сәламәт яшәү рәвеше икәнен дә онытмаска кирәк. Аеруча, берничә сәгать туктамыйча елга буйлап йөзү – бөтен начар уйлардан арындырырга ярдәм итә икән.

– Без ешрак кеше йөрмәгән урыннарны сайларга тырышабыз. Әмма соңгы елларда туристлар күбәйде. Шул ук Кырымны гына алыйк. Элек анда беркемнең аягы төшмәгән матур яр буйлары бар иде. Берничә ел рәттән гел шунда килеп унар көн ял итә идек. Хәзер исә бу урыннарга көймә белән туристларны алып килә башлаганнар.– ди Хәбибулиннар.

Якын киләчәктә алар Алтайны яуларга тели. Яшьләргә һәм ялларда гел өйдә ятучыларга курыкмаска, һәрвакыт табигатькә якынаю ысулларын эзләргә киңәш итәләр.

– Бәхет дип еш сөйлибез, аны гомер буе эзлибез. Әмма кешене бу җиргә табигать яратканлыгын онытабыз. Без барыбыз да табигать балалары, димәк, шуннан сихәт алып яшәргә тиеш!

“Ашыгыч ярдәм”

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев