Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"ХРУСТАЛЬНОЕ СЕРДЦЕ МИРА" Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗат фестиваль-конкурсы

10 декабрь көнне Казан шәһәренең "Сәйдәш" мәдәни үзәгендә, ел саен үткәрелә торган, "ХРУСТАЛЬНОЕ СЕРДЦЕ МИРА" Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗат фестиваль-конкурсы үтте.

Бәйге, илнең төрле почмакларында яшәүче,  балаларны сәнгать  ярдәмендә берләштерү, дөньяның төрле илләренең мәдәни традицияләрен саклау; милләтара һәм халыкара элемтәләрне үстерү; мәдәният өлкәсендә иң талантлы яшьләрне һәм балаларны ачыклау һәр  яктан ярдәм күрсәтү; коллектилар җитәкчеләре  һәм укытучылары арасында тәҗрибә алмашу, һөнәри осталыкларын үстерү максатыннан чыгып үткәрелде. Бу бәйгедә Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе катнашты.

 Бәйгенең нәтиҗәләре:

"Вокал" номинациясендә

          -"Тамчы" вокаль ансамбле (җитәкчесе Харрасова Л. А.) - I нче дәрәҗәдәге Лауреат;

          -Гарифуллина Айзилә (җитәкчесе Дәүлиева Г. Р.)- II нче дәрәҗәдәге Лауреат;

          -Галимҗанова Әдилә (җитәкчесе Дәүлиева Г. Р.) ике номинациядә дә - II нче дәрәҗәдәге Лауреат;

          -"Бәллүр"вокаль ансамбле (җитәкчесе Дәүлиева Г. Р.) - III нче дәрәҗәдәге Лауреат;

          -Нуриева Наилә (җитәкчесе Харрасова Л. А.)- III нче дәрәҗәдәге Лауреат.

"Инструменталь башкаручылар " номинациясендә

          -Маликова Чулпан – II нче дәрәҗәдәге Лауреат;

          -Маликова Чулпан һәм Халимов Адел фортепиано дуэты – III нче дәрәҗәдәге Лауреат.

Җинучеләребезне һәм җитәкчеләрен чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә аларга иҗади унышлар телибез! (Мәдәният бүлеге)

Фото: http://www.chebnovosti.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев