Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Киңәшләр сандыгы: һәркем үзенә файдалы киңәш табар

Бакчачы почмагы Күп кенә яшелчә үсентеләренә, үсү һәм җимеш бирү дәверендә, йод җитешми. Әйтик, помидорга йодалы су сипсәң, аның чәчәк тәлгәшләре тиз үсеп китә, шуның өстенә җимшәннәре дә күп һәм эре була. Моның өчен өч литр суга бер тамчы йод тамызып, помидор өстенә сибәргә кирәк. Томатның төбенә исә бер чиләк...

Бакчачы почмагы
Күп кенә яшелчә үсентеләренә, үсү һәм җимеш бирү дәверендә, йод җитешми. Әйтик, помидорга йодалы су сипсәң, аның чәчәк тәлгәшләре тиз үсеп китә, шуның өстенә җимшәннәре дә күп һәм эре була. Моның өчен өч литр суга бер тамчы йод тамызып, помидор өстенә сибәргә кирәк. Томатның төбенә исә бер чиләк суга өч тамчы йод салынган эремә сибәргә була. Бу очракта һәр помидор төбенә бер литр су сибәсе була.
Бакчачыларны бу чорда кәбестә күбәләге дә аптырата башлый. Аларга каршы чүп үләне буларак мәгълүм булган әрекмән яфрагын кулланып карарга киңәш итәбез. Бер чиләк әрекмән яфрагы өстенә су тутырып, өч көн төнәтәбез. Аннары сөзеп алып, кәбестәгә сибәбез.
Чөгендер яфраклары кызара башласа, туфракта натрий җитми дигән сүз. Аны шул файдалы микроэлементка баету өчен, ун литр суга бер стакан тоз салынган эремә сибәргә кирәк.
Хатын-кызларга
Җыерчыкларга каршы битегезгә бал сылагыз.
Йоклар алдыннан кастор мае сөртегез.
Лимон калдыкларын кулыгызга ышкыгыз.
Кул тиресен йомшарту өчен бертигез күләмдә алынган аш серкәсе белән үсемлек мае катнашмасын сөртегез.
Бит тиресе коры булганнарга, битлек сыйфатында, сырганак согы сөртергә кирәк.
Тырнаклар караңгы төскә кермәсен өчен, ике көн аралаш берәр аш кашыгы кыяр тозлыгы эчегез.
Кашларыгызга һәм керфекләрегезгә кастор мае сылагыз.
Файдалы!
Йөрәге сәламәт булсын өчен, патша Александр III түбәндәге салатны кулланган.
Изелгән әстерхан чикләвеге белән гранат төшләренә угычта уылган алма һәм бал салып, кайнатма урынына чәй белән эчкән.
Беләсезме?!
Акча янчыгыгыз һәрчак тулып торсын өчен аны җәлеп итү серләре белән бүлешәбез.
Акча янчыгы кыйммәтле һәм табигый материалдан тегелгән булсын.
Аның кара, коңгырт, сары һәм алтын төсендә булуы шарт.
Акча янчыгына биш сумлык акча тыгып куегыз һәм аны беркайчан да кулланмагыз. Кемнәрдер, матди энергияне тартып торсын өчен, керән тамыры да куеп йөри икән.
Акча янчыгын һәркөнне тәртипкә китереп торыгыз. Ул арада акчаларыгыз белән сөйләшеп-серләшеп алырга да онытмагыз. Һәрберсен җайлап куеп, бөкләнгән урыннарын сыпырып алып, аларга массаж да ясагыз.
Мәленә - әмәлеү
Идәнгә җәелгән плитка аралары, вакыт узу белән, карала башлый. Билгеле бер вакыт саен аларны юып торырга кирәк. Аның өчен җиде стакан су, ярты стакан сода, стаканның өчтән бер өлеше кадәр лимон согы һәм чирек стакан аш серкәсеннән торган эремә кулланып карагыз.
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев