Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Композитор Эльмир Низамов татар музыкасы язу серләрен өйрәтте

Композитор “TAT CULT LAB / музыка” музыкаль арт-лабораториясендә лекция укыды.

Композитор Эльмир Низамов яңа заман татар музыкасы белән кызыксынучы яшьләргә татарча музыка язу серләрен өйрәтте. Яңа заманның иң актив татар композиторы “TAT CULT LAB / музыка” музыкаль арт-лабораториясендә лекция укыды.

“Беренче хәлиткеч фактор – тел. Татар җыры татарча булырга тиеш. Икенче – пентатоника. Әмма пентатоника да төрлечә була. Ул кытайда да, марида да, чувашта да бар, - ди Эльмир Низамов. – Өченчедән, татарларда профессиональ музыкада типик гармоник әйләнешләр бар. Минем беренче мелодия түгел, гармония күзаллана”.

Эльмир Низамов үз музыкасы мисалында татарча булган һәм бик үк татарча булмаган композицияләрне күрсәтте. Кайсы очракта аның музыкасын “бу татарча түгел”, “татар моңын югалттың” дип бәяләүләрен әйтте. “Үзгәреш җиле” фестивалендә дә татар көен алалар да, модалы аккордка киендерәләр. Кайчакта ул бик стильле, кайчакта көлке булып тоела”, - ди Эльмир Низамов.

Эльмир Низамов 2 сәгатькә якын сузылган лекциясендә үзенең “Иң яхшы музыкаль трек” буларак халыкара кинофестивальдә премия алган музыкасында Джон Леннон музыкасын файдалануы, “Әлиф” музыкасын язганда, керәшен көйләре белән илһамлануын, театр режиссерлары Туфан Имаметдинов, Илгиз Зәйниев белән хезмәттәшлек итүе, үзенең иң поп-музыкасын Ренат Харис шигыренә язуын сөйләде.

«Заман мегаполисының яңа татар музыкасы» “TAT CULT LAB / музыка” музыкаль арт-лабораториясе лекцияләре кичә башланды. Бүген ул кичкә кадәр дәвам итә. Арт-лаборатория чаралары «Соль» барында тәмамланачак.

Музыкаль лабораториянең оештыручылары - Yummy Music инди-лейблы һәм creeptone media продюсерлык төркеме.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев