Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Комсомол бик яхшы итеп татар телендә сөйләргә өйрәтте – элеккеге комсомол секретаре

Кичә Арча шәһәренең “Казан арты” тарих-этнография музеенда комсомолның 100 еллыгы уңаеннан элеккеге яшьләр оешмасы вәкилләре белән очрашу булды.

Комсомол мине татар телендә халык алдында чыгыш ясарга өйрәтте. Кичә Арчада очрашуда 1982-1985 елларда Арча ВЛКСМы райкомының 2 нче секретаре булып эшләгән Флера Муратова шулай диде. Бу хакта "Казан арты" тарих-этнография музее хәбәр итә.

“Комсомол зур тормыш мәктәбе иде. Комсомолга килгәнче, мин көндәлек тормышта татарча сөйләшә алсам да, аудитория каршында татар телендә сөйли белми идем. Комсомол мине бик яхшы итеп татар телендә сөйләргә, чыгыш ясарга өйрәтте".

"Мин моның өчен комсомолга чиксез рәхмәтле. Бу елларда комсомол оешмалары һәр колхозда бар иде. Авылларда телисеңме-теләмисеңме, халыкны хөрмәт итәсең икән, татар телендә сөйләшү гадәти күренеш иде.

Комсомол – кадрлар әзерләү мәктәбе булды. Биредә ике-өч ел эшләп, башка урыннарга күтәрелделәр. Без бик бәхетле булдык: дәүләт куйган идея-максатлар безне яңа эшләргә рухландырды.

Комсомол яшьләрне берләштерә торган үзәк вазифасын үтәде. Комсомол чорын һәрвакыт якты, матур хатирәләр белән генә искә алам. Хәзер исә кыйммәтләр башка", - дип сөйләде Флера Муратова.

  • Кичә Арча шәһәренең “Казан арты” тарих-этнография музеенда комсомолның 100 еллыгы уңаеннан район комсомол оешмасының элеккеге әгъзалары, ВЛКСМның беренче, икенче секретаре вазифаларын башкарган шәхесләр белән очрашу булды.

Фото: Ленар Гобәйдуллин

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев