Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Комсомолның нигезе гаилә һәм җәмгыятьнең бердәмлегенә корылган иде – дин әһеле

Бу хакта Өчиле авылының имам-хатыйбы Илдус хәзрәт Зыятдинов Арчада комсомолның 100 еллыгы уңаеннан уздырылган очрашуда әйтте.

“Яшьләр оешмасы булган комсомолның нигезе тәрбиягә, гаилә һәм җәмгыятьтә үзеңне күркәм, матур итеп итеп тоту принципларына корылган иде”, - диде бүген Арча шәһәрендә ВЛКСМның 100 еллыгы уңаеннан оештырылган очрашуда Өчиле авылының имам-хатыйбы Илдус хәзрәт Зыятдинов. Бу хакта “Казан арты” тарих-этнография музееның матбугат хезмәте хәбәр итә.

“1969 елны Казанбашка икътисадчы булып килдем. Шунда ук комсомол секретаре итеп тә сайладылар. Комсомол бригадалары яшьләрне дәртләнеп, җиң сызганып эшләргә өйрәтте”, - дип сөйләде Илдус хәзрәт.

Илдус хәзрәт яшьләр оешмасы булган комсомолның нигезе тәрбиягә, гаилә һәм җәмгыятьтә үзеңне күркәм, матур итеп итеп тоту принципларына корылган иде, диде.

"Комсомолда тәрбияләнгәннәр дә кеше белән яхшы мөнәсәбәттә яшәде, илгә игелекле гамәлләр кылуын әле дә дәвам итә. Ислам дине дә барлык кеше белән күркәм, гадел, дустанә мөнәсәбәттә булырга өйрәтә", - дип тәмамлады Өчиле авылының имам-хатыйбы.

Арча шәһәренең “Казан арты” тарих-этнография музеенда оештырылган очрашуга районның элекке комсомол оешмасы әгъзалары, Бөтенсоюз яшьләр оешмасының беренче, икенче секретаре вазифаларын башкарган шәхесләр чакырулы иде.


 

Фото: Ленар Гобәйдуллин

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев