Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Конституциягә тавыш бирү өчен участок сайлау буенча гаризалар кабул итү башлана

    Республика халкы фактик яшәү урыны буенча тавыш бирә алачак.

    5 июньнән Татарстандагы Күп функцияле үзәкләр РФ Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләргә фактик яшәү урыны буенча тавыш бирү өчен участок сайлау турында гаризалар кабул итә башлый. Бу хакта Күп функцияле үзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

    «Барлык теләүчеләр дә 1 июльдә узачак гомумроссия тавыш бирү көнендә «Мобиль сайлаучы» механизмын куллана ала», — диелә хәбәрдә.

    Татарстан халкы теркәлү урыны буенча гына түгел, ә фактик яшәү урыны буенча да тавыш бирә ала. Моның өчен 5-21 июнь көннәрендә гариза язарга кирәк». 

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: