Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Корбан бәйрәмен кем ничек каршылый? (ЙОЛДЫЗЛЫ ПРОЕКТ)

Тиздән мөселманнар өчен көтеп алынган көн - Корбан гаете якынлаша. Корбан бәйрәме - ислам дөньясының иң олы, күркәм бәйрәмнәренең берсе. Шушы уңайдан без сораштыру уздырырга булдык. Татар артистлары, язучылар һәм алып баручылар өчен бу көн ничек бәяләнә? Корбан чалдыралармы, яки аш уздыралармы? Гомумән, бу бәйрәмгә ничек әзерләнәләр? Венера Ганиева (җырчы):...

Тиздән мөселманнар өчен көтеп алынган көн - Корбан гаете якынлаша. Корбан бәйрәме - ислам дөньясының иң олы, күркәм бәйрәмнәренең берсе. Шушы уңайдан без сораштыру уздырырга булдык. Татар артистлары, язучылар һәм алып баручылар өчен бу көн ничек бәяләнә? Корбан чалдыралармы, яки аш уздыралармы? Гомумән, бу бәйрәмгә ничек әзерләнәләр?

Венера Ганиева (җырчы):

- Җир шарындагы бөтен мөселманнар Уразадан соң 70 көн узгач Корбан бәйрәмен көтә. Без дә аны көтеп алабыз, әзерләнәбез. Ел саен диярлек корбан чалабыз. Шулай ук барлык әрвахларны искә төшереп, зиратларга барабыз, сәдакалар биреп, ашлар уздырабыз. Туганнар белән гел очрашып торабыз, ашларга йөрешәбез. Быел да корбан чалдырырга ниятләп торам. Авылдагы туганнарга алдан әйтеп куям: минәйтәм, миңа сарык! Традиция буенча бөтен якыннарны, туганнарны һәм дусларны җыеп, мул итеп аш уздырабыз. Ашка шәкертләрем дә килә.

76rXAdvfPvY.jpg


Әлфинә Әзһәмова (җырчы):

- 1-2 сентябрьдә - гарантияләнгән концертларым. Алай корбан чалып, ашлар уздырып йөргән юк инде. Кемнәр шартын китереп уздыра, шуларны хөрмәт итәм. Якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлыйм!

WJBF_Fu0r-Y.jpg



Илфар Кәримов ("Болгар радиосы" баш мөхәррире):

- Корбан гаете - барлык мөселманнар өчен дә иң зур бәйрәмнәрнең берсе, шул исәптән, минем өчен дә. Ел саен корбан чалмасак та, бу бәйрәмне иртән гаиләдәге ир-атлар белән мәчеткә барып, бәйрәм намазы укып каршы алабыз. Бәйрәмнән кайтышка, гадәттәгечә, әбиемнең мичтә пешкән коймаклары көтеп тора. Мин гает намазына әти-әниемнең туган авылы - Саба районы Мәртен авылына барам. Авыл бик кечкенә һәм соңгы елларда аның мәчете дә юк иде, быел авыл халкы тырышлыгы белән мәчет сафка басып килә. Әле эчке эшләре төгәлләнмәде, тик бәйрәм намазын шунда укырга дип торабыз. Мәчет чыгышы белән Мәртен авылыннан булган Ибраһим абый исеме белән аталачак, чөнки төзелештә аның уллары зур ярдәм күрсәтә.

HlVGSj2T1MI.jpg


Ләйлә Дәүләтова (язучы):

- Безнең гаиләбез өчен һәрбер дини бәйрәм - бик зур бәйрәм. Узган ел корбан чалдык, быел чалмаска булдык. Ярамаган гамәлләр кылмыйча, догалар укып, коймак пешереп кенә каршыларбыз, мөгаен.

PSwpzfuZid0.jpg

Зәйнәп Фәрхетдинова (җырчы):

- Корбан чалдырган елларыбыз бар, мөмкинлеккә һәм вакытка карап. Балалар йортына тапшырганыбыз да, аш уздырганыбыз да булды.

1C7OASCiXV0.jpg

Марсель Әхмәдуллин ("Halal hayat" студиясе житәкчесе):

- Корбан гаете безнең өчен зур бәйрәм буларак бәяләнә. Һәрхәлдә, ислам кануннары буенча яшәргә тырышканлыктан, башка күптөрле мәгънәсез бәйрәмнәр фонында гаетнең асылы бик матур һәм эчтәлекле. Соңгы 10 елда корбан чалмый калган юк. Кызганыч, бездә бу бәйрәмнәрне билгеләү формасы һәи культурасы юк. Үзебезнең "Halal Hayat" студиясен оештырганда балалар һәм олылар өчен мондый бәйрәмнәрнең дә концепциясен эшләрбез дип тотынган идек. Әлегә никахлар линиясен генә эшләдек. Балаларны кем икәнлеге дә аңлашылмый торган изге Клаус образы белән түгел, ислам динендәге тарихи шәхесләр һәм образлар ярдәмендә тәрбиялисе иде.

jReQyw64wcE.jpg

Автор: Румия Сәйфуллина

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев