Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коръән чыгу, гаурәт каплау һәм башкалар турында [+фото]

"Коръәнне өйрәнеп, аны башкаларга өйрәткән кешеләр - иң изге кешеләр" , - диелә хәдисләрдә. Ислам нигезләрен үзләштереп, белгәннәрен Аллаһ юлына сарыф иткән абыстайларыбызны динебез әнә шулай олылый. Хәер, абыстай дип әйтү бик үк дөрес тә булмас. Гадәттә андый атама белән мулла хатыннарына дәшкәннәр. Заманчалаштырып әйтсәк, остазбикә, мөгаллимәләребез мәчетләрдә генә укытып...

"Коръәнне өйрәнеп, аны башкаларга өйрәткән кешеләр - иң изге кешеләр" , - диелә хәдисләрдә. Ислам нигезләрен үзләштереп, белгәннәрен Аллаһ юлына сарыф иткән абыстайларыбызны динебез әнә шулай олылый.

Хәер, абыстай дип әйтү бик үк дөрес тә булмас. Гадәттә андый атама белән мулла хатыннарына дәшкәннәр. Заманчалаштырып әйтсәк, остазбикә, мөгаллимәләребез мәчетләрдә генә укытып калмыйча, мәрхүмә булучыларны йоласына туры китереп соңгы юлга әзерләүчеләр дә, Коръән мәҗлесләрендә авылдашларына үгет-нәсихәт сөйләүчеләр дә, яшь буынны тәрбияләүдә булышучылар да. Районыбызның һәр авылында бар андый фидакарь затлар. Саба җәмигъ мәчетендә атна башында үткән киңәшмәгә шул мөхтәрәм хатын-кызларыбызның 30лабы килә алды. Дин сабагын өйрәтүчеләр арасында махсус дини гыйлемгә ия булучылар да, Ислам нигезләрен үзлекләреннән генә үзләштерүчеләр дә бар. Өлкән яшьтә булучы ак яулыклы остазбикәләребезгә олы рәхмәттән башка сүз юк, әлбәттә, күбесе дин тыелган заманнарда, дәһрилек чорында да иманына тугры калган, "идән астыннан" яшертен генә булса да уку-укытуны туктатмаган. Менә шул куркусыз, тәкъва әбиләребез ярдәме белән динебез югалмаган, йолаларыбыз сакланып калган. Шулай да дини гыйлем бирүнең дә үз тәртибе, үз кануннары бар. Хәзер мәчетләрдә укытуны Татарстан Диния Нәзарәтендә булдырылган махсус программа нигезендә алып бару таләп итеп куела. Киңәшмәдә шулар белән бергә мәгаллимәләребезгә йөкләтелгән башка вазыйфалар турында да сүз алып барылды. Саба җәмигъ мәчете имамы Илдар хаҗи Яхъя: "Дин иреге ачылганга 25 еллап вакыт үтте, хатын-кызларны һәрвакыт мөселманча киендереп йөртү турында бүген әйтмим дә, һичьюгы Коръән мәҗлесләрендә гаурәтләрен капларга гадәтләнсеннәр иде. Чирек гасыр дәвамында җиңле һәм якалы бер күлмәк тектерә алмыйлар. Безнең тарафтан аңлату җитмиме? Гаурәтен күрсәткән хатынга җәннәтнең үзе түгел, хәтта исе дә хәрам, дигән Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам. Абыстайларыбыз моны аңлата белергә тиешләр"- диде. Шулай ук мөгаллимәләребезнең авыл имамнарына мәчетләрнең эшен алып баруда ярдәм итүләрен дә сорады хәзрәт.Хәер-сәдакаларның ашлардан мәчетләргә бик аз кайтуын ассызыклады, остазбикәләргә йөкле хатыннар белән очрашып сөйләшүнең мөһимлеген искәртте. Яңа туган балага беренче мәртәбә күкрәк сөтен биргәндә иман сүзләре "Ләә иләһе илләллаһ"ны әйтеп бирү кирәклеген җиткерде.

Язманың дәвамын газетабызда укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев