Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коронавирус авыруыннан вакцина сынаулары ахыргы этабына чыкты

Иреклеләрнең беренче төркеме инде 15 июльдә үк чыгачак.

Яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинаның клиник сынаулары ахыргы стадиясендә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Сынауларны РФ Оборона министрлыгы һәм Гамалей үзәге үткәрә. Аларның мәгълүматларына караганда, беренче һәм икенче төркем иреклеләрендә Covid-19ка каршы иммунитет формалашкан.

Хәрби ведомстводан хәбәр итүләренчә, «15 июльдә стационарда булучы ирекле ярдәмчеләрнең беренче төркеме белән эш тәмамлана, аларда вакцинаның куркынычсызлыгы, һәм вакцинадан соң үз-үзләрен кичереше тикшерелде». Коронавирус инфекциясеннән 2нче номерлы вакцина компонентын икенче төркем иреклеләргә 13 июльдә кертәчәкләр. Вакцинацияләүнең мондый схемасы иммунитетны көчәйтергә һәм озайтырга ярдәм итәчәк.

Фото: "Татар-информ" архивы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X