Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Косметолог: Татар халкында сөлек белән дәвалану электән булган

Белгеч сүзләренчә, ул – дәлилләнмәгән медицина.

Яшь косметолог, табиб Ясминә Усманова сөлекләр белән дәвалану татар халкыннан таралган, дигән фикерен әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ”га биргән әңгәмәсендә сөйләде.

“Безнең әби-бабаларыбыз да сөлекләр белән дәваланган. Гомумән, сөлек белән дәвалану – татарлардан килгән гадәт. Бездә аны Совет чорында юкка чыгарып бетергәннәр. Шул ук Кытай, Япониядә ул сакланып калган, тик аның төп чыгышы бездә. Элек сөлек белән дәвалану татарларда киң таралыш алган булган”, - диде ул.

Ясминә Усманова һәр авылда сөлек куйдыра торган әбиләр булуын әйтте. “Алар бер үк сөлекне берничә тапкыр куллана торган булган: канын гына чыгарган һәм яңадан куйган”, - диде ул.

Белгеч сүзләренчә, хәзер сөлекләрне микроорганизмнардан саклану максаты белән бары бер тапкыр гына кулланалар, аны берничә тапкыр куллану ярамый. “Ул – дәлилләнмәгән медицина, сөлекләр белән бик мавыга алмыйбыз. Фән бу өлкәне дә өйрәнсен иде дигән теләктә калам”, - диде ул.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев