Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коткаручылар "Адмирал" җимерелгән вакытта югалган ике кешенең мәете табылмаска мөмкин дип фаразлый

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Юлия Ревина). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә Идел буе төбәк үзәге җитәкчесе Игорь Паньшинга сылтама белән коткаручлар "Адмирал" сәүдә йорты җимерелгәннән соң хәбәрсез югалган дип саналучы ике кешенең мәете тапмаска мөмкин, дип хәбәр иттеләр. "Без һәлак булучыларның табарга тиеш булган мәетләрен таптык....

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Юлия Ревина). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә Идел буе төбәк үзәге җитәкчесе Игорь Паньшинга сылтама белән коткаручлар "Адмирал" сәүдә йорты җимерелгәннән соң хәбәрсез югалган дип саналучы ике кешенең мәете тапмаска мөмкин, дип хәбәр иттеләр.

"Без һәлак булучыларның табарга тиеш булган мәетләрен таптык. Бүгенге көндә бер проблемалы мәсьәлә бар - без көлләре генә калырга мөмкин ике мәетне эзлибез, чөнки температура бик югары булды, кайбер урыннарда 1000 градустан артык", - дип аңлаттылар ведомствода.

Әйтергә кирәк, югалган кешеләр булырга мөмкин урынны элегрәк шаһитлар күрсәткән иде. Әмма конструкцияләрне сүткән вакытта мәетләр табылмады. Паньшин хәбәр иткәнчә, хәрабәләрне чистарту эшләре дәвам итә. Әйтик, бинаның фасады сүтелгән, биш керү юлы да чистартылган.

"Федераль төркем кыскартылды, бүгенге көндә ул 463 кеше тәшкил итә, моңа кадәр ул 1000 кеше иде. Без авыр техника җәлеп итеп, эшләрне дәвам итәбез", - дип аңлатып узды вәзгыятьне Паньшин.

Тиздән эшләр бинаның беренче керү юлы ягыннан ишелгән өлешендә дәвам итәчәк. Моңа Россия Тикшерү комитеты барлык тикшерү эшләрен бетереп, рөхсәт биргәннән соң тотыначаклар. Шулай ук бинаның алтынчы керү юлы ягыннан сул ягын да җимерекләрдән арындыру мәсьәләсе хәл ителәчәк. Элегрәк ул урында конструкцияләр ишелү куркынычы бар, диелгән иде.

"Территорияне чистарту эшләре Төзелеш, архитектура һәм ТКХ һәм башка ведомстволар белән бергә алып барылачак. Алга таба территорияне чистартуны тәмамлау өчен әлеге урынны капиталь койма белән әйләндереп алу карары кабул ителәчәк", - диде Паньшин.

http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/03/17/107394/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев