Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кояш кызы Ләйсәнгә кунакка популяр җырчы Илгәрәй килгән [+фото, видео]

Кояш кызы, сәләтле дустыбыз Ләйсән Зарипова тормышында тагын бер күңелле яңалык! Кичә Зариповларга кунакка татар эстадасының популяр җырчысы Илгәрәй килеп көтелмәгән сюрприз ясаган. Ләйсән аның белән бертуган апасының туенда (Илгәрәй анда тамада булган) моннан бер ел элек танышкан булган.Һәм шул көннән башлап, аның тугры фанатына әверелгән. Якыннарының әйтүенә караганда, Ләйсән...

Кояш кызы, сәләтле дустыбыз Ләйсән Зарипова тормышында тагын бер күңелле яңалык! Кичә Зариповларга кунакка татар эстадасының популяр җырчысы Илгәрәй килеп көтелмәгән сюрприз ясаган. Ләйсән аның белән бертуган апасының туенда (Илгәрәй анда тамада булган) моннан бер ел элек танышкан булган.Һәм шул көннән башлап, аның тугры фанатына әверелгән. Якыннарының әйтүенә караганда, Ләйсән җырчының бөтен җырларын яттан белә, видеоклипларына кушылып бии, шатлана икән. Илгәрәй Ләйсәнгә күчтәнәчләр, бүләкләр алып килеп сөендергән.Кыскасы, бик матур, җылы очрашу килеп чыккан!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев