Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

КПРФ Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе эшенә уңай бәя бирде

Татарстанда КПРФ лидерлары матбугат конференциясе барышында Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнашу өчен партия исемлеген теркәү комиссиясенең оператив рәвештә эшләвен билгеләп үттеләр.

Без эш көне азагында килсәк тә, документларны тапшырсак та, алар аны 22:30 га кадәр тикшереп, соңыннан кабул иттеләр. Бу хакта мин таныклык алгач әйткән идем.Республика Үзәк сайлау комиссиясе барлык сайлау процесслаорының территориаль сайлау комиссиясе һәм участок сайлау комиссияләре, гражданнарның шикаятьләре һәм гаризалары белән эшләүнең  арбитры булырга тиеш дип саныйм, - дип билгеләп үтте Татарстан коммунистлары лидеры Хафиз Миргалимов

Артем Прокофьев шулай ук ТР Үзәк сайлау комиссиясе эшенә уңай бәя бирде. Аларның эш процессы бу яктан яхшы дәрәҗәдә куелган.Профессиональ әзерлек ягыннан, партия белән төзелгән коммуникация ягыннан проблемалар күрмим».

 

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе 12 июльдә Бердәм сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауга КПРФтан кандидатлар исемлеген теркәде. Исемлекне гамәлдәге депутатлар Хафиз Миргалимов, Артем Прокофьев һәм Александр Комисаров җитәкләде. Анда барлыгы 30 кеше. Шулай итеп, хәзерге вакытта Бердәм сайлау округы буенча «Бердәм Россия», КПРФ һәм «Гадел Россия» партияләреннән кандидатлар исемлеге теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев