Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Краснодар өлкәсендә пассажир автобусы һәлакәткә юлыккан.

Төнге һәлакәттә үлүчеләр саны 7гә җиткән (Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). Краснодар өлкәсендә юл-транспорт һәлакәте булган - пассажир автобусы юл уңаендагы MAN йөк машинасына бәрелгән. Төнге һәлакәт Мәскәү вакыты белән 01.20 сәгатьтә М-4 "Дон" трассасында килеп чыккан. Автобусның Адлердан Түбән Новгородка барышы булган. ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, автобуста 30 кеше булган....

Төнге һәлакәттә үлүчеләр саны 7гә җиткән

(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). Краснодар өлкәсендә юл-транспорт һәлакәте булган - пассажир автобусы юл уңаендагы MAN йөк машинасына бәрелгән.

Төнге һәлакәт Мәскәү вакыты белән 01.20 сәгатьтә М-4 "Дон" трассасында килеп чыккан. Автобусның Адлердан Түбән Новгородка барышы булган.

ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, автобуста 30 кеше булган. Баштарак автобус йөртүче һәм 5 пассажирның үлеме турында хәбәр ителсә, соңрак хастаханәдә тагын бер кешенең үлеме турында җиткерелә. Гомумән алганда, төрле тән җәрәхәте белән 24 кеше хастаханәгә озатылган.

Тикшерү эше дәвам итә. Һәлакәт автобус йөртүченең йоклап китүе аркасында килеп чыккан булырга мөмкин, дип фаразлана.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев