Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көрәшче Рифат истәлегенә

Юл һәлакәтенә очрап, вакытсыз арабыздан киткән көрәшче Рифат Фәләховны авылдашлары онытмый. Олы Арташ төп мәктәбендә аны милли көрәш буенча бәйгесе уздырып искә алалар. Узган шимбәдә 1998 елга кадәрге яшүсмер егетләр арасында үткәерелгән ярышта да районның 14 мәктәбеннән йөзгә якын көрәшче егет катнашты. Көрәшне тамаша кылырга танылган батырның элекке келəмдəш дуслары,...

Юл һәлакәтенә очрап, вакытсыз арабыздан киткән көрәшче Рифат Фәләховны авылдашлары онытмый. Олы Арташ төп мәктәбендә аны милли көрәш буенча бәйгесе уздырып искә алалар. Узган шимбәдә 1998 елга кадәрге яшүсмер егетләр арасында үткәерелгән ярышта да районның 14 мәктәбеннән йөзгә якын көрәшче егет катнашты. Көрәшне тамаша кылырга танылган батырның элекке келəмдəш дуслары, туганнары һәм курсташлары - Азнакай һәм Кайбыч районы егетләре дә кайткан иде.

Ярышны оештыруга үзенең күп көч куйган авыл җирлеге башлыгы Алмаз Әгъләмҗановның Рифат Фәләховны даһи батыр дип атавы күп нəрсə турында сөйли. Башлык үзенең чыгышында əлеге бəйгене килəчəктə тагын да зуррак дәрәҗәгә күтəрергə телəвен яшермәде.

Турнирның һәр авырлыктагы җиңүчеләре дә киеренке көрәштә ачыкланды. Икшермә кадет мәктәбеннән А.Манукян, Р.Евдокимов, Р.Хәбиров, Р.Насретдинов, О.Хөснетдинов, М.Кудинов, Олы Арташ төп мәктәбеннән Н.Каюмов, Ф.Галимуллин, Н.Галимуллин, Түбән Шытсу урта мәктәбеннән Н.Дәүләтшин, Эзмә урта мәктәбеннән А.Хәмзин, Югары Симет урта мәктәбеннән Н.Муллагалиев үз үлчәүләрендә батыр калдылар.

2012 елдан алып уздырылучы турнирның даны инде еракларга таралды. Көрәшчеләр ярышны оештыруда башлап йөрүчеләргә Саба спорт мәктәбенә, "Нырты" авыл хуҗалыгы предприятисенә олы ихтирамнарын белдерделәр.

Зөлфәт Дәүләтгәрәев,

Олы Арташ төп мәктәбенең физик тәрбия укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев