Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күршедән яхшырак. Кайда күпме акча түлиләр?

Илнең кайсы төбәкләрендә кечкенә шәһәрләрдә яшәүчеләрнең күбрәк хезмәт хакы алуы билгеле. Татарстан – исемлектәге 81 төбәк арасында 22 нче урында.

“РИА Новости” мәгълү­матларына караганда, Себер һәм Ерак Көнчыгышта урнашкан зур булмаган шә­һәр­ләрдә көн күрүчеләр яхшырак яши. Алар күбрәк хезмәт хакы ала. Ямал-Не­нец автономияле округында, мәсә­лән, ур­тача айлык акча 86 мең сумнан да артып китә, дигәннәр. Магадан өлкә­сендә дә хәл­ләр начар түгел. Биредә кеч­кенә шә­һәрләрдә яшәүчеләр уртача 81 мең сум чамасы хезмәт хакы ала. Беренче өчлеккә Ненец автономияле округы да эләк­кән (79 мең сум). Бел­гечләр моны әлеге тө­бәк­ләрнең табигый ресурсларга бай булуы белән аңлат­кан. “Икътисади үзәк”­ләр исә зур шәһәр­ләрдә тү­гел, ә казылма байлыклар зуррак булган урында төп­ләнә, дигәннәр.


Чагыштыру өчен тагын бер мәгълүмат китергәннәр. Ил күләмендә кечкенә шә­һәр­ләрдә яшәүчеләрнең уртача хезмәт хакы 34 мең 500 сум тәшкил итә. Татарстан исемлекнең 22 нче бас­кычында урнашкан. Республикадагы кечкенә шәһәр­ләрдә яшәүчеләр уртача 30 мең 400 сум хезмәт хакы алып эшли. Әйтүләренә караганда, былтыр төбәктә айлык акча 9,5 процентка арткан да әле. Күршеләрдә нихәл? Башкортстан Республикасы бездән ун баскычка түбәнрәк. Биредә уртача айлык күрсәткеч – 28 мең 800 сум. Әле узган атнада гына Башкортстандагы шә­һәр­ләр­нең берсендә җые­лыш вакытында баш табиб хас­таханәдәге уртача хез­мәт хакы турында әйткәч, зал­да утыручы хезмәт­кәр­ләрнең кычкырып көлүе билгеле булды. Табиблар, 60 мең сумнан да күбрәк акча турында ишеткәч, тәмам сүзсез калган. Чуашстан Республикасы – 68 нче урында (21 мең 700 сум). Исемлек ахырында – Чечня Республикасы (20 мең 400 сум).

Фото: https://pixabay.com | jplenio

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев