Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кукмара авыллары берәр һәм бишәр мең сум үзара салым акчасы җыярга әзер

Марат Әхмәтов үзара салым буенча иң яхшы тәҗрибә Кукмарада булуын әйтте.

Кукмарада берәр мең һәм бишәр мең сум үзара салым акчасы җыярга әзер авыллар бар. Бу Октябрина һәм Югары Юмья авыллары. Бу хакта ТР Дәүләт Советында үзара салым буенча түгәрәк өстәл утырышында Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев сөйләде.

Парламент рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Кукмараны үзара салым тәҗрибәсе буенча аеруча актив муниципаль район дип атады.

Сергей Димитриев соңгы алты елда халыктан 72 млн сум җыелганын, дәүләт 285 млн сум бүлеп биргәнен әйтте. Барлыгы 357 млн сум акча җыелган. «Бу акчага авылларда 150 км юл салдык, барлык торак пунктларда диярлек зиратлар тәртипкә китерелде, 4 меңнән артык светодоиод лампочкалар сатып алып алмаштырылды. 170 данә янгын гидрантлары урнаштырдык. Бу авыл халкын борчый торган сораулар», — диде.

Район башлыгы сүзләренчә, быел да халыкның активлыгы күренә. «Берәр мең сум, бишәр мең сум акча җыярга әзер булган торак пунктлар бар. Район буенча уртача бер сайлаучыдан 600 сум. Халык программаның нәтиҗәлелеген аңлый», — ди ул.

Сергей Димитриев халык алдында һәр тиен өчен хисап тотканнарын әйтте. «Һәр мәдәният йортында тендерны нинди суммага үткәрелүен, кайсы оешма җиңгәнен, күпмесе үтәлгән, күпмесе экономияләнгән — нинди эшләр башкарылганын бөтенесен язабыз. Һәр сайлаучы акча кая киткәнен карый ала», — диде.

Ул бер мисал да китерде. Кукмарада йортлар буенча йөргәндә, ике олы хатын-кызның өйгә эскәмия керткәнен күргән. «Ник кертәсез» дим. «Анда безнең дә акча бар» диләр. Кеше үз милкенә дип, сакчыл карый. Халык үзе кызыксына. Быел 4 җирлектә референдумнар, калганнарында җыеннар узачак», — диде ул.

Фото: архив/Салават Камалетдинов, Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эскэмияне нигэ эйгэ кертэлэр, урлыйлармы эллэ