2 июньдә, көндезге сәгать унберенче яртылар тирәсендә, Өлге - Иске Юмья- Лесхоз юлының бишенче чакрымында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта Кукмара районы Эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев "Хезмәт даны"на хәбәр иткән. Йөк төягән "КамАЗ" машинасы "УАЗ" буханка белән кара-каршы бәрелешә. Нәтиҗәдә "УАЗ" шоферы - 1989 елгы ир-егетнең гомере...
2 июньдә, көндезге сәгать унберенче яртылар тирәсендә, Өлге - Иске Юмья- Лесхоз юлының бишенче чакрымында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта Кукмара районы Эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев "Хезмәт даны"на хәбәр иткән.
Йөк төягән "КамАЗ" машинасы "УАЗ" буханка белән кара-каршы бәрелешә. Нәтиҗәдә "УАЗ" шоферы - 1989 елгы ир-егетнең гомере урында ук өзелә. "КамАЗ" шоферы район үзәк хастаханәсенә озатыла. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.




Мәрхүмнең гаиләсе, якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Барысына да күркәм сабырлыклар бирсен.


Нет комментариев